МБДОУ «Детский сад общеразвивщего вида N6 «Сандугач» г.Арск»
Лайфстайл · 28 апреля 2026 г.
"Сандугачтай моңлы Тукай теле!" бәйгесе үтте. — 28 апреля 2026 г. в 10:43:15.841
"Сандугачтай моңлы Тукай теле!" бәйгесе үтте. Бөек татар шагыйре, халкыбызның йөзек кашы - Габдулла Тукайның исеме мәңгелек. Быел, 2026 нчы елда, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, бакчабызда күп чаралар уза. Шуларның берсе бүген, 27 нче апрель көнне, "Сандугачтай моңлы Тукай теле! " дип аталган Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе булып үтте. Һәр төркем әдипнең аерым әсәрен сәхнәләштерде. Балалар туган телдә сөйләм теле һәм артистлык осталыкларын күрсәттеләр, Һәр чыгыш музыкаль һәм сәхнә бизәлеше белән аерылып торды. Киләчәктә дә газиз Тукаебызның теленә тугрылыклы калып, туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары үсәргә язсын!

