МБДОУ «Детский сад общеразвивщего вида N6 «Сандугач» г.Арск»
Лайфстайл · 23 апреля 2026 г.
Бүген, 23 нче апрель көнне, 1 нче балалар бакчасы базасында "Туган телем- иркә гөлем" д... — 23 апреля 2026 г. в 16:53:44.926
Бүген, 23 нче апрель көнне, 1 нче балалар бакчасы базасында "Туган телем- иркә гөлем" дип аталган, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туына 140 ел булуга багышланган районкүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Бу бәйгедә, бакчабыз данын яклап, "Йолдызчык" уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Гыйләҗиева Сәминә катнашты. Ул Габдулла Тукайның "Бишек җыры" шигырен сөйләп, 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Уңышлар дәвамлы булсын!

