МБДОУ "Детский сад с.Село-Чура" Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 24 апреля 2026 г.
Без Тукайлы халык мәңгегә! Бөек әдип Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, бе... — 24 апреля 2026 г. в 11:37:14.140
Без Тукайлы халык мәңгегә! Бөек әдип Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, безнең балалар бакчасында аның иҗатына багышланган төрле чаралар оештырылды. «Без Тукайлы халык мәңгегә!”дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, татар халык уеннарында катнаштылар, Тукай геройлары белән күңел ачтылар. Чара татар халкының гимнына әверелгән Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның исемен онытмыйча, буыннан буынга җиткерү эшен киләчәктә дә дәвам итәргә язсын!

