МБДОУ "Детский сад с.Село-Чура" Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Образование · 8 сентября 2026 г.
Буген, 8 нче сентябрь конне Село-Чура балалар бакчасында " Әкиятлэр илендэ " исемле чар... — 8 сентября 2026 г. в 10:03:29.621
Буген, 8 нче сентябрь конне Село-Чура балалар бакчасында " Әкиятлэр илендэ " исемле чара утте. Максат: балаларны хэм ата-аналарны театральлэштерү, ижат итү һәм эшчэнлек аша татар халык мәдәнияты белэн таныштыру, гайлә белән балалар бакчасы арасындагы элемтәне ныгыту. Әлеге чара квест формасында үтте. 1 нче тукталышта балалар слайдлар ярдәмендә илебездә яшэгэн халыклар белэн танышты, алар нинди телдә сойлэшүләре аңлатылды. 2 нче тукталыш Тукай әкиятләре сәхнәлштерелде,шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды. Туган тел жыры башкарылды. 3 нче тукталышта шурәленең бармакларын ясау мастер классы узды һәмшул бармакларга Тукайнын әкиятләре беркетелде. Шулай ук мастер класс әни -әбилэр белэн су һәи яшеллек төсендәге лентадан чәч үрү формасында кулларга беләзекләр үрү белән дәвам итте. 4 нче тукталышта балалар татар халык ашлары белэн таныштылар. Өстәлне чәк-чәк, коймак, кош теле бизәп торды, аларнын нинди ингридиентлардан торган рэсемнэрдэн пазл итеп тозеделэр 5 нче тукталыш мул табын артында кумэк чэй эчу белэн тэмамланды. Барлык тукталышларны уту безне ин кунелле вакытта китереп житкерде. Ул да булса сюрприз момент-сандык. Сандык эчендэ балаларга эзерлэнгэн уку кирэк-яраклары булэклэре котеп тора иде. Бәйрәм бик куңелле үтте.

