МБДОУ "ДС №2 "Кояшкай" г.Мамадыш Мамадышского района РТ"
Образование · 14 мая 2026 г.
Бөтенроссия күләмендә уткәрелгән "Гаиләм -минем горурлыгым!" "Моя семья- моя гордость!"... — 14 мая 2026 г. в 13:27:38.992
Бөтенроссия күләмендә уткәрелгән "Гаиләм -минем горурлыгым!" "Моя семья- моя гордость!" бәйгесенең җиңүчеләре!🎉🎉🎉 «Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү гадәте булган. «Белсән җиде буын бабаңны, танырсың тамырларыңны», – дип әйткән борынгылар. Һәркем үзенең тамырларын белгәндә генә үз халкының тарихын, туган җиренең үткәнен тирәнтен аңлый ала. Шушы исәптән Түбән Кама шәһәренең 1нче санлы балалар бакчасында 8нче тапкыр Бөтенроссия күләмендә "Гаиләм - минем горурлыгым" дип исемләнгән бәйге оештырылды. ✨Әлеге бәйгедә быел Азнакай, Актаныш, Арча, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чистай, Теләче, Түбән Кама, Мамадыш, Минзәлә районнарыннан, Яр Чаллы, Казан, Ижевск, Вятские Поляны,Геленджик, Самара шәһәрләреннән 58 гаилә катнашты. ✨Жюри әгъзалары, шәһәребезең милли җанлы, мәртәбәле шәхесләре – Түбән Кама бүлегенең Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, бәйгебезнең иганәчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганеев, ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Фарил кызы Вәҗиева, Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама шәһәре Аксакаллар шурасының иң актив әгъзасы, һәвәскәр тарихчы Мансур Корбангали улы Ганиев, 74- нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе, методик оешма җитәкчесе Ләйсән Исрафил кызы Хәйруллина, Тимерясов исемендәге КИУ (ИЭУП) мөгаллиме Гөлнара Фидаил кызы Хабибуллина чыгышларның конкурс тематикасына туры килүе, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юнәлтелгән булуы, гаилә тарихы һәм милли тамырларны белү, гаилә әгъзаларының активлыгы, башкаруның үзенчәлегеннән чыгып бәяләде. ✨Әлеге бәйгенең рухи-әхлакый кыйммәте бик зур дип саныйбыз, чөнки, балалар белән бергә әти-әниләр, әби-бабайлар да катнаша, алар бергәләп нәсел тамырларын барлыйлар, соңыннан гаилә тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Бу – гаилә бәйләнешләрен ныгыту, балаларда ата-бабаларына хөрмәт тәрбияләү өчен зур мөмкинлек. Шушы бәйгедә безнең балалар бакчасын яклап Мөхәммәтшин Әмир "Минем шәҗәрәм" дигән номинациядә катнашып лаеклы 1нче урын яулады. Әмиргә, Мөхәммәтшиннар гаиләсенә һәм бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Афәрин!!! Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз гамәлләре белән сөендереп торсын! #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

