МБДОУ "Дубъязский детский сад "Гульчачак" Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Образование · 8 сентября 2026 г.
Әкиятләр көне. Тукай иленә сәяхәт. — 8 сентября 2026 г. в 08:45:31.788
Әкиятләр көне. Тукай иленә сәяхәт. Бүген Дөбъяз "Гөлчәчәк" балалар баксында 8 сентябрь- Россия Федерациясе милләтләренең Туган көне уңаеннан Тукай әкиятләренә багышланган бәйрәм үтте. Бәйрәм балалар башкаруында "Тукай абый" җыры белән башланды. Аннан бакчабызның төрле мәйданчыкларында Габдулла Тукай турында төрле интерактив чаралар үтте. Габдулла Тукай әкиятләре буенча китап һәм кул эшләре күргәзмәләре оештырылды, Дөбъяз авыл китапханәчесе балаларны камин яныны әдәби альманахка чакырды. Шурәле балалар белән Тукай әкиятләре буенча мавыктыргыч викторина уйнатты. Аннан балалар Шүрәлене чәк-чәк белән сыйладылар. Су анасы белән Гөлчәчәк Галлямова балаларга кызыклы мастер - класслар оештырдылар. Мастер-классларда кызлар беләзек үрделәр, Малайлар милли бизәкләр белән агач кашыкларны бизәделәр. Ахырдан балалар белән педагоглар "Туган телне" җырладылар һәм татар көенә заманча флешмоб башкардылар. Менә шундый кызыклы һәм эчтәлекле үтте туган телне яратырга, Габдулла Тукайны хөрмәт итәргә өйрәтүгә багышлан бүгенге бәйрәм.

