МБДОУ "Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ
Лайфстайл · 18 декабря 2025 г.
Балаларда кечкенәдән әдәплелек,инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү ата—аналарның һәм ... — 18 декабря 2025 г. в 17:47:54.153
Балаларда кечкенәдән әдәплелек,инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү ата—аналарның һәм тәрбияченең иң изге бурычы . Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор—җиде яшькә кадәр,чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгы, тырышлыгы һәм түземлеге таләп итә тоган дәвамлы эш ул. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Бакчабыз тәрбиячәсе Ләйсән Илсур кызы әхлак тәрбиясе бирүдә үзенең иҗатын татар милләтенең телен, мәгърифәтен үстерүгә багышлаган олы шәхесебез Каюм Насыйри мирасын еш куллана.

