МБДОУ Илеберский детский сад "Умырзая"
Образование
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Илеберский детский сад "Умырзая" Сабинского муниципального района Республики Татарстан "
Загружаем канал…
Мы используем cookie для улучшения работы сайта и анализа статистики. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с Политикой конфиденциальности.
Образование
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Илеберский детский сад "Умырзая" Сабинского муниципального района Республики Татарстан "
Бүген зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәре, тәртипләре, җәйге режимга күчү һәм әти-әниләрнең үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирү жанлы әңгәмә рәвешендә барды. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
Бүген кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы булып үтте. Уку елы ахырына балаларның алган белемнәренә нәтиҗә ясалды. Җәйге режимга күчү буенча әңгәмә үткәреп, инструктаж белән таныштырылды һәм анкета сорауларына җаваплар алынды. Җыелыш ахырында әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирдек. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
29 мая - всемирный день здорового пищеварения. Мы с детьми младшей группы поговорили о здоровом и правильном питании. Дети повторили какие продукты полезны для здоровья, и какая еда вредная. Узнали, что во фруктах и овощах много полезных веществ и витаминов. Формирование представлений о полезной и вредной пищи с малых лет позволяет воспитывать в детях любовь к себе и заботиться о своём здоровье . #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
Зурлар төркеме балалары белән көзге табигатькә кунакка - экскурсиягә чыктык. Балалар белән авылыбызның матур табигатен күзәттек. Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып, һава, җир, су кояш, үсемлекләрне күзәтеп, рәхәтләнеп йөреп кайттык. Көзге табигатьтә кунак булдык, Алтын яфраклар җыйдык. Кояш көлде, без дә көлдек — Көзге көннән ял алдык🍁🌞🍁🍂🍄🟫🌳🍂 #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
Табигый материалдан, куркәдән ясалган кул эшләре — алар бары тик балалар күргәзмә өчен матур бизәкләр генә түгел. Мондый иҗат — үзе бер үстерү программасы! Бу шөгыль вак моториканы үстерергә, дөньяны өйрәнергә,хисләрне һәм үзеңә ышанычны ныгытырга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
6 октябрь көнне Саба аграр көллияте актлар залында укытучылар һәм тәрбиячеләр көненә багышланган бәйрәм тантанасында безнең балалар бакчасы мөдире Вахитова Энҗе Габделбәр кызы "Мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары"өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
Бөек язучы Габдулла Тукайның юбилей елы уңаеннан игълан ителгән "Бергәләп Тукайны укыйбыз" дип исемләнгән акциягә кушылып, авылыбыз китапханәчесе Вәсилә Шайхулловна балаларга Габдулла Тукайның "Эшкә өндәү" шигырен укыды. Китапханәгә кайткан яңа, матур китаплар белән таныштырды.📚 #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
Сегодня в нашем детском саду был проведён Всероссийский открытый урок культуры безопасности. Мы поговорили о том, что такое Дрон и БПЛА, и обсудили правила поведения при обнаружении дрона. Обсудили как важно быть внимательным и осторожными на улице, дома , в детском саду. Такие занятия с раннего детства помогают формировать у детей культуру безопасности и ответственность за себя и своих близких. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
Буген безнең зурлар төркеме балалары белән Саба үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе,Каюмова Флүзә Мисбах кызы бик кызыклы мастер класс белән кунакка килде. Алар уз куллары белән шопер буядылар. Балалар белән әкиятләр турында әңгәмә уткәрелде, табышмакларга җавап бирделәр һәм әкият геройларын пазылда җыйдылар. Соңыннан Флузә Мисбах кызы алып килгән яңа китаплар белән таныштылар, рәсемнәр буярга да өлгерделәр. Балалар вакытны бик куңелле һәм файдалы уткәрделәр. ☺ #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан