Бүген зурлар төркеме балалары белән ямьле Калатау буена походка бардык. Балалар бу көнн... — 11 июня 2026 г. в 20:37:07.120
Бүген зурлар төркеме балалары белән ямьле Калатау буена походка бардык. Балалар бу көнне һәм укулар бетеп, эссе җәй җитүен, поход-пикникка чыгуны зарыгып көттеләр. Барысы да рюкзакларын тутырып, ямьле Мишә буе Калатау итәгенә ял итәргә ашыкты. Тау битенә җәймә җәеп, ял итеп алганнан соң андагы матурлык һәм "Голфия чишмәсе"нә кереп, аның челтерәп аккан суын күзәттеләр, бит-кулларын юдылар, истәлеккә фотога төштеләр. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

