Бүген зурлар төркеме балалары белән үзебезнең Иләбәр авылындагы чишмә янына, күлдәге ба...
Бүген зурлар төркеме балалары белән үзебезнең Иләбәр авылындагы чишмә янына, күлдәге балыкларны күзәтергә экскурсиягә бардык. Мондагы чишмәнең матурлыгы, аның уңайлылыклары, чишмә янындагы гүзәллек, матурлык, күлдәге балыклар үзе бер могҗиза👏👏👏 Бу матурлыкларны тудыручы Зарипов Зөлфәт абыйлары👍👍👍 Үзебезнең группада тәрбияләнүче Зәлиянең әтисе дә әле ул . Балалар табигатьтә рәхәтләнеп ял иттеләр, күлдәге балыкларны ипи белән сыйладылар, үзләре дә сыйландылар🥰 #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан