Сабан туй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык б... — 3 июня 2026 г. в 11:20:05.615
Сабан туй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Быел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең беренче өлешендә зурлар төркеменә йөрүче балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, ә икенче өлешендә тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп сикеру, чулмәк вату, таяк тартып ярышу, хәттә ат чабышына кадәр бар иде. Кечкенәләр төркеме балалары зурлар төркеме балаларына аркан тартып ярышуда көч биреп тордылар. Барлык балалар да Сабантуй бүләкләре белән бүләкләнделәр. Алып килгән бирнә- буләкләр өчен әти-әниләргә бик зур рәхмәт әйтәбез. #ГодДошкольногоОбоазования #ГДОТатарстан

