Атнабызның темасын йомгаклап бүген балалар белән авылыбызда урнашкан агач эшкәртү цехын... — 19 июня 2026 г. в 11:24:30.359
Атнабызның темасын йомгаклап бүген балалар белән авылыбызда урнашкан агач эшкәртү цехына экскурсиягә бардык.💚🌳🪵🌲💚 Анда безне Зарипов Айнур абыйлары һәм Зарипова Ләйсән апалары ачык йөз белән каршы алдылар. Агач эшкәртү цехында балалар бик күп төрле эш өстәлләрен, агачтан ясалган берсеннән-берсе матур эшләнмәләрне, күргәзмәләрне бик кызыксынып күзәттеләр. Һәр бүлмәгә кергән саен бер матурлык күреп сокландылар. Бу агач эшкәртү цехына "Матрёшка" дигән матур исем дә уйлап таптык әле. Экскурсия ахырында абый-апаларга эшләрендә зур уңышлар теләп, күчтәнәч, бүләкләр алып бакчабызга кайттык. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

