Бүген безнең балалар бакчасында Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышланган чаралар... — 8 июля 2026 г. в 14:14:19.455
Бүген безнең балалар бакчасында Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышланган чаралар узды. Бу күркәм бәйрәм мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә бәхете кебек иң мөһим кыйммәтләрне хәтерләтә. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр, иң якын кешеләре турында әңгәмәләр уздырдылар, рәсемнәр ясадылар. "Өч аю" әкиятен сәхнәләштереп уйнадылар. Мондый чаралар балаларда якыннарга хөрмәт тәрбияли һәм әхлак тәрбиясенә нигез сала. Чөнки гореф гадәтләр һәм мәдәни кыйммәтләр нәкъ менә өлкән буыннан кечкенәләргә күчә. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

