Бүген 7 июль - "Дару үләннәре" көне.☘🍀🌱 — 7 июля 2026 г. в 09:50:41.634
Бүген 7 июль - "Дару үләннәре" көне.☘🍀🌱 Балаларда экологик һәм эстетик тәрбия формалаштыру максатыннан балалар белән дару үләннәре турында сөйләштек, матур рәсемнәр ясадык. "Яшел аптека" турында әкият укыдык. Танып-белү күнекмәләрен, эзләнү эшчәлеге күнекмәләрен формалаштыру максатыннан авылыбызның матур чишмәләренең берсе - Миннислам абый чишмәсенә бардык. Анда дару үләннәре белән таныштык. Матур җәйге табигатьтә истәлеккә дип фотога төштек. Үги ана яфрагы ютәлдән яхшы дәва. Шулай ук аны чәйгә өстәргә мөмкин, чөнки андый чәйнең беркемгә дә зарары юк. Ромашка организм өчен бик файдалы үсемлек. Ашказаны ялкынсынганда антисептик ролен үти. Кан туктату, авыртуны басу үзенчәлекләре дә бар. Кычыткан - чәнечкеле, елата торган үсемлек булса да, бик файдалы. Аны еш кына кан туктату өчен кулланалар. Гемоглобинны күтәрү өчен кычыткан төнәтмәсе эчәләр, кычыткан ашы ашыйлар. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

