Бүген без балалар белән авылыбызның якты, матур мәчетенә сәяхәткә бардык. Мәчеттә безне... — 3 июля 2026 г. в 17:30:03.534
Бүген без балалар белән авылыбызның якты, матур мәчетенә сәяхәткә бардык. Мәчеттә безне Рушан хәзрәт каршы алды.Ул балаларга үзенең вәгазьләрен сөйләде, балалар белән әңгәмә үткәрде. Балаларыбыз үзләренең белгән сүрәләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Рушан хәзрәт балаларга җомга күчтәнәчен өләшеп, безне озатып калды. Балаларга бүгенге сәяхәтебез ошады. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

