Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Россиядә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәй... — 10 июля 2026 г. в 18:07:13.799
Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Россиядә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - Россия почтасы көне билгеләп үтелә.💌📦📰 Бүген зурлар төркеме балалары бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кешеләргә почта элемтәсенең ни өчен кирәклеген, шулай ук почтальон һөнәре, аның кирәклеге һәм хезмәтнең файдасы турында белделәр. Почтальон һөнәренә һәм эшенә кызыксыну уяту өчен, балалар «Почта» сюжетлы - рольле уенын уйнадылар. Бу уенда төп рольне почтальон булып башкардылар. Ул хатларны, матур открытка, журналларны, барысын да адресатларга илтеп тапшырды. Уен вакытында балалар дус һәм мавыктыргыч итеп вакыт уздырдылар, почта элемтәсе хезмәткәрләре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

