23нче июль – Бөтендөнья кит һәм дельфиннар көне🐬🐬🐬🐋🐳 — 23 июля 2026 г. в 09:43:22.588
23нче июль – Бөтендөнья кит һәм дельфиннар көне🐬🐬🐬🐋🐳 Календарьда бу дата 1986 елда барлыкка килә. Сәбәбе – югалу чигенә килеп җиткән диңгез хайваннарын саклау. Китларны һәм дельфиннарны аулау, аларның итен куллануга чик кую үз көченә керә. Шул сәбәпле, әлеге дата Бөтендөнья китларны саклау көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан балалар белән авылыбыз китапханәсенә юл алдык . Китапханәче Вәсилә Шәйхулла кызы китлар һәм дельфиннар тормышы турында сөйләде. Кургәзмәдәге китаплар белән таныштык, балыкларны буядык. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан

