27 нче июль көнне, кечкенәләр төркеме белән "Туп көне"н уздырдык. Тупның ничек барлыкка... — 27 июля 2026 г. в 11:59:37.872
27 нче июль көнне, кечкенәләр төркеме белән "Туп көне"н уздырдык. Тупның ничек барлыкка килүе турында сөйләштек. Төркемдә " Нинди туп юк?" дидактик уенын үткәрдек. Туп белән күнегүләр күз үлчәмен, координацияне, җитезлекне, реакция тизлеген, көчне үстерәләр, чөнки балага еш кына уен ситуациясендә тупны үз партнерына тапшырырга яки аны шактый ераклыкка ыргытырга туры килә. Балаларда туп белән уйнаганда мускул көче үсә, кан әйләнеше көчәя, үсеп килүче организмының иң мөһим органнары – үпкә, йөрәк эше, матдәләр алмашы яхшыра. #ГодДошкольногоОбразованиия #ГДОТатарстан

