Зурлар төркеме балалары белән кулланышта булган батарейка калдыкларының зарарлылыгы тур...
Зурлар төркеме балалары белән кулланышта булган батарейка калдыкларының зарарлылыгы турында, "Нигә батареяларны ташларга ярамый?" дигән темага әнгәмә үткәрдек. Бакчабызда акция үткәреп батарейкалар җыйдык. Батарейкаларны гадәти чүп-чар кебек утильләштерергә ярамаганлыгын, кулланган батарейкалар алга таба дөрес утильләштерү өчен махсус контейнерга урнаштырылганын белдек. Галимнәр исәпләп чыгарганча, бер батарейка 2 агач үсә торган, 1 керпе, 2 сукыр тычкан, берничә мең яңгыр суалчаны яши торган урынны агуларга мөмкин. Кулланылган батарейкалар терекөмеш, никель, литий, марганец, цинк бүлеп чыгара, шуңа да аларны дөрес итеп үтильләштерү бик мөһим. Акциядә актив катнашканнары өчен барлык балаларга һәм әти-әниләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан