МБДОУ «Инсинский детский сад «Гузель» Высокогорского муниципального района РТ»
Образование · 26 апреля 2026 г.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ(1886-1913) — 26 апреля 2026 г. в 04:48:24.003
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ(1886-1913) Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының (ул вакытта Казан губернасы, Мәңгәр вулысы) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана. Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямчыга утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямчы исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри... Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ирбаласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә. Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. « «Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», — дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек». » Шулай Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә. Тукай барып урнашкан нигез Казан артыннан була: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов. Бу вакытта Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны Җаекның Кызыл мәчете имам-хатыйбы Мотыйгулла Төхфәтуллинның «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»... Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума. 1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Тулырак: tt.wikipedia.org/wiki/Габду... ✔️Шулай ук: tatarica.org/tat/razdel... ✔️Һәм: gabdullatukay.ru/?ysclid=mn...

