МБДОУ «Инсинский детский сад «Гузель» Высокогорского муниципального района РТ»
Образование · 16 апреля 2026 г.
Бүген 16.04.2026 юл кырыйларында чүп-чар җыю буенча өмә үткәрелде . — 16 апреля 2026 г. в 10:41:16.390
Бүген 16.04.2026 юл кырыйларында чүп-чар җыю буенча өмә үткәрелде . Хөрмәтле Березка авыл җирлеге халкы! Без сезне җаваплы гражданнар булырга һәм авылыбыз урамнарына чүп-чар ташламаска чакырабыз. Без әйләнә-тирә мохитне саклауга һәрберебез үз өлешен кертә ала торган дөньяда яшибез. Әйдәгез, бергәләп планетабыз турында кайгыртыйк һәм аның ресурсларын саклыйк.Авылыбызны һәм юл буйларын җыештыручы башка кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итик, үзебездэн соң чүп-чар һәм пычрак калдырмыйк. Әйдәгез, бергәләп тормышыбызны һәм балаларыбызның тормышын яхшырак, чистарак һәм сәламәтрәк итик. Безгә барыбызга да матур, чиста авылда яшәү, чиста юллардан йөрү, чиста урманга керү ошый. Шуна курэ авылдан чыкканда һәм анда кергәндә чүп-чарны юл буена ташламагыз. Чисталык һәркемнең эше. Чиста җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә. Әйдәгез, җаваплы һәм кайгыртучан гражданнар булыйк һәм җирлегебезне матур, чиста һәм сәламәт яшәү урыны итик!

