Туп, туп, тубыбыз.🥎🎾🏐 — 23 июля 2026 г. в 10:02:44.996
Туп, туп, тубыбыз.🥎🎾🏐 Саф һавада туп белән уеннар. "Эссе бәрәңге" уены. 🥔 Туп "эссе бәрәңге" була, аны тиз-тиз бер-беребезгә тапшырабыз. Кем тупны озаграк тотып тора, аны кулы "пешә" һәм ул уеннан чыга. "Тәмле-тәмле» - татар халык уены, ул балаларда сөйләмне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм сүзлек запасын үстерергә ярдәм итә. Балалар түгәрәккә яки рәткә басалар. Үзәктә туп урнашкан. Кагыйдәләр шундый: Туп тоткан уенчы, аның фикеренчә, тәмле — мәсәлән, ипи, алма, сөт, чәй, дип әйтергә тиеш. Җаваптан соң туп үзәккә кайта һәм уен яңадан башлана.

