МБДОУ "Кадыровский детский сад "Кояшкай" Заинского муниципального района
Лайфстайл · 15 апреля 2026 г.
Бәйрәм бүген (Г.Тукай). — 15 апреля 2026 г. в 09:26:52.420
Бәйрәм бүген (Г.Тукай). Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын: «Ул киенгәндер!» – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп һәр җирдә бер төрле хуш ис аңкуын: «Ислемай сөрткән икән дөнья!» – дидем: бәйрәм бүген! Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән: “Күңле нечкәргән!” – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..» Укый: Сөләйманова Гөлфия Хәсән кызы.

