Мөмкин булса, җыеп учларыма — 7 марта 2026 г. в 15:44:03.021
Мөмкин булса, җыеп учларыма Бирер идем кояш нурларын. Әни кеше генә кочагында Назлый белә кызын, улларын. Мөмкин булса,менеп зәңгәр күккә Йолдыз сузар идем кулына. Әни кеше генә җан сулышын Өрә синең гомер юлыңа." 6 нчы март көнне мәктәпкә әзерлек төркемендә "Дөньяның матурлыгы- әнкәйләрдә" - дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә балалар әниләргә , әбиләргә багышланган эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар , күңелле биюләр биеделәр һәм әниләр белән кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан үзләре ясаган бүләкләрне әниләренә тапшырдылар.

