Хөрмәтле һәм кадерле Суфия Рәшид кызы! 🌸 — 1 августа 2026 г. в 18:53:46.113
Хөрмәтле һәм кадерле Суфия Рәшид кызы! 🌸 Бүген без сезне, күп еллар дәвамында балалар бакчабызда тәрбияче ярдәмчесе булып арымый-талмый хезмәт иткән, нәниләребезгә әниләрчә җылылык һәм кайгыртучанлык бүләк иткән сөекле хезмәттәшебезне, лаеклы ялга — озатабыз. Сез — үз эшегезнең чын остасы! Бакчабыздагы искиткеч чисталык, пөхтәлек, тәртип һәм һәр балага карата гел игътибарлы, җылы мөнәсәбәтегез белән барыбызның да тирән хөрмәтен һәм данын казандыгыз. Сезнең кулыгыздан чыккан һәр эш ялт иткән чиста, һәр бала каралган һәм кайгыртуда булды. Күп еллык намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм яраткан кешеләрегез янында озын, бәхетле гомер телибез. Лаеклы ялыгыз шатлык-куанычлар белән тулы булсын! Бакчабызның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!😘😘😘

