Балалар бакчасында Россия Федерациясе флагына багышланган күңелле һәм эчтәлекле чара уз... — 22 августа 2026 г. в 05:09:21.034
Балалар бакчасында Россия Федерациясе флагына багышланган күңелле һәм эчтәлекле чара узды. Максат: илнең төп дәүләт символын өйрәнү. Балалар уеннар аша ак, зәңгәрсу һәм кызыл төсләрнең ни аңлатканын, аларның ничек урнашуын искә төшерделәр, шулай ук төрле кызыклы биремнәр эшләделәр: флагтагы төсләрне һәм полосаларны санадылар, лабиринт эченнән флагка илткән дөрес юлны таптылар, башка ил флаглары арасыннан Россия флагын эзләделәр. Һәр бала үз эшен зур кызыксыну тырышлык белән башкарды.

