Музей, сүзен ишетүгә, безнең борынгы бабаларыбыз тормышын чагылдырган урын күз алдына к... — 27 апреля 2026 г. в 09:18:12.114
Музей, сүзен ишетүгә, безнең борынгы бабаларыбыз тормышын чагылдырган урын күз алдына килә. Без бүген зурлар төркеме балалары белән мәктәп музеена юл тоттык. Музейга килеп керү белән, балалар, күзләрен дә ала алмыйча бүлмәдә булган экспонатларны күзәтә башладылар. Монда һәрбер экспонатка язу беркетелгән. Ул язуда, нинди экспонат икәне язылган. Музейда, әлбәттә, экскурсоводтан башка йөреп булмый. Без Алсу Фаритовнага үзебезнең зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ул һәрбер экспонатка бәйле вакыйганы кызыклы һәм балаларга аңлаешлы итеп сөйләде. Алсу апалары сөйләгәндә балалар аның һәрбер сүзен, күрсәткән экспонатларны игътибар белән карап тордылар.

