МБДОУ "Кзыл-Ярский детский сад" Бавлинского муниципального района РТ
Лайфстайл · 5 мая 2026 г.
28 апрель көнне "Алсу" балалар бакчасында "Татар малае 2026" муниципаль конкурсы узды. ... — 5 мая 2026 г. в 04:15:37.113
28 апрель көнне "Алсу" балалар бакчасында "Татар малае 2026" муниципаль конкурсы узды. Безнең балалар бакчасыннан Гараев Тимур катнашты, ул безнең балалар бакчасының данын яклады. Һәр бала бар яклап та уңганлыкларын күрсәтте. Чыгышларга кечкенә малайлар үзләренең тәрбиячеләре белән ныклап әзерләнгән иде. Беренче сынауда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, үзләре һәм гаиләләре турында сөйләделәр. Икенче сынауда алар милли орнаментлы костюмнар киеп бию, җырлау, шигырьләр сөйләүдә осталыкларын күрсәттеләр. Гараев Тимур да Марданшина Амелия белән бик матур чыгыш ясадылар. Конкурста Тимур 3 урынны яулады. Барлык балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Аны әзерләүдә күп көч салган ата- аналарга, тәрбиячеләргә зур рәхмәт.

