МБДОУ-Ленинский детский сад Тюлячинского района РТ
Образование · 27 октября 2026 г.
Без бүген Лесной балалар бакчасы коллективы белән "Без бергә!" фестиваленә бардык. Халы...
Без бүген Лесной балалар бакчасы коллективы белән "Без бергә!" фестиваленә бардык. Халыклар бердәмлеге елына багышланган фестиваль бик күңелле узды. Программада булган әйберләр эчтәлекле иде. Коллективта, балалар арасында, гомумән милләтләр арасында булган дуслык- татулык сыйфатлары ныгыды. Сагдиевлар гаиләсе әнисе Сагдиева Эльвира, малае Искәндәр белән үзләре ясаган әйберләрдән күргәзмә эшләгәннәр иде.Күргәзмәдәге матурлык һәр кешенең күңелен яуларлык булды.Муфазалова Диләрә үзенең иң яраткан җыры белән чыгыш ясады. Сагдиевлар гаиләсе "Семейное творчество" номинациясендә, Муфазалова Диләрә "Лучший творческий номер" номинациясендә призер булдылар. Без балаларга уңышлар телибез. Бу уңышлар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз. #Фестивальбезбергә #Фестивальмывместе