Балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган кызыкл... — 27 апреля 2026 г. в 07:31:07.789
Балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган кызыклы һәм күңелле чара узды. Безнең "Дуслык" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбияче апалары белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, " Габдулла Тукай – мирасы мәңгелек" дигән әдәби - музыкаль чара узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр.

