🎉 1 июнь – Балаларны яклау көнендә безнең балалар бакчасында чын милли бәйрәм – Сабант...
🎉 1 июнь – Балаларны яклау көнендә безнең балалар бакчасында чын милли бәйрәм – Сабантуй узды! Балалар күңелле уеннарда катнашты, җырлады, биеде, бер-берсе белән ярышты. Көлке, шатлык һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Һәр бала бәйрәмнән бик канәгать калды – елмаюлар йөзләреннән китмәде. Ә бәйрәм ахырында һәркем үзенә күп кенә тәмле бүләкләр алып, шат-шат өйләренә кайтты. Бу көн безнең балалар бакчасында онытылмаслык вакыйга булып истә калыр! 🌟 #Сабантуй #БалаларБакчасы #Алтынчэч