Бөек Җиңү көне,моңсу бәйрәм — 8 мая 2026 г. в 19:45:55.998
Бөек Җиңү көне,моңсу бәйрәм Истәлекләр белән уелган. Бәйрәм тантанасын күрер өчен Мәйданнарда халык җыелган. Бер минутка тынлык,искә ала Барысы да якын кешесен. Урап узмаган шул сугыш җиле, Утка салган олы- кечесен. Киң урамнан мәтам көйләренә Әкрен генә узалар рәтләр. Күзләрендә сагыш,ә кулларда Зурайтылган фотосүрәтләр. Атлый кебек солдатларның үзе, Оныклары белән бер рәттән. Күрә кебек бәйрәм тантанасын, Елый кебек ул чын йөрәктән. Горурланып атлый,чөнки белә Батыр булган аның якыны, Җиңү көнен генә күрәлмәгән Гомерен өзгән сугыш ялкыны. #МБДОУМалококузскийдетскийсад #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан #ГДОАпастовскийрайон #ДеньПобеды81 #Бессмертныйполк

