май- Халыкара гаилә көне. — 14 мая 2026 г. в 08:05:13.633
май- Халыкара гаилә көне. ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән. 💕ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын. 💕ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын. 💕ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын. 💞ГАИЛӘ -5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул- Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән кайнар котлыйбыз! Гаиләләрегезгә иминлек,муллык, татулык,дуслык, ныклы саулык-сәламәтлек телибез!💕 #МБДОУМалококузскийдетскийсад #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан #ГДОАпастовскийМР #семья

