МБДОУ "Муралинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Школы и вузы · 26 сентября 2026 г.
Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, Сеҗе авыл җирлегендә территорияне яшелләндерү һәм төзеклә...
Бүген, 26 нчы сентябрь көнне, Сеҗе авыл җирлегендә территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча "Урман утырт" экологик акциясе уңышлы узды. Әлеге чарага безнең бакча хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр. Акция кысаларында тирә-юнебез яшь наратлар белән тулыланды. Агач утырту - бөҗәкләргә, кошларга тормыш бирү, экологияне яхшырту дигән сүз. Агач-куаклар тирә-як мөхитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү һәм игътибарны табигатьнең "яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Без утырткан агачлар авыл халкының берничә буынын сөендерер дип ышанабыз.
Канал в каталоге Максиметера
26 подписчиков · Школы и вузы