Тиздән Сабантуйлар! Димәк, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган - Әрәпә ... — 28 мая 2026 г. в 17:33:43.692
Тиздән Сабантуйлар! Димәк, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган - Әрәпә җыярга вакыт. Әрәпә җыю – бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырып милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр. Бу йола Сабантуй чакыруы, аңа төп хәзерлек булып тора. Без дә үзебезнең бакчабызда шушы матур гореф-гадәтне саклап әрәпә җыеп алдык. Балалар белән матур биедек биюләр биедек. Ата-балаларыбыздан калган борынгы гадәтебезне югалтмыйча саклыйк! Җыр-моңга күмелеп үткән Әрәпәләребез бәрәкәтле булсын, ихлас күңелдән тапшырган бүләкләрегез Сабантуй бәйгеләрендә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килсен! Тәрбиячеләр: Саттарова Р.Ф. Шәймәрданова Л.М.

