Кулны ничек юу дөрес? — 8 апреля 2026 г. в 13:36:37.862
Кулны ничек юу дөрес? Тикшеренүләр һәм сораштырулар күрсәткәнчә, күп кеше кулны ничек дөрес итеп юарга кирәклеген белми. Ничек кенә абсурд яңгыраса да, кул юуның чыннан да кагыйдәләре бар. Бу процедурадан файда булсын өчен кул юганда түбәндәгеләрне истә тоту шарт: Кулларны агып торган җылымса су астына куябыз, әйбәтләп юешлибез. Кулга сабын алабыз һәм уч төпләре ярдәмендә яхшылап күбекләндерәбез. Аннан соң кулның бөтен җирен дә сабынлап, яхшылап юабыз. Күбек бөтен җиргә дә тияргә тиеш. Бармак араларын, тырнак астындагы тирене аеруча ныклап юу кирәк. Кул беләзеге (запястье) турында да онытмаска кирәк. Кул юу процессы ким дигәндә 20 секунд дәвам итәргә тиеш. Ахырдан сабынны яхшылап юып төшерәбез. Һәм кулларны гадәти сөлге яки кәгазь салфетка белән корытабыз.

