Бүген , 23 июнь - Халыкара Олимпия уеннары көне .3000 елга якын тарихы булган Олимпия у...
Бүген , 23 июнь - Халыкара Олимпия уеннары көне .3000 елга якын тарихы булган Олимпия уеннары Борынгы Греция җирлегенең Олимпия шәһәрендә Зевска багышланган мәҗүси эчтәлекле бәйрәмнән башланып китә.Ул дүрт елга бер тапкыр гына уздырылучы бәйрәм-бәйге була. Менә шушы дүрт еллык аралыкны Олимпиада дип атый торган булалар. Әлеге 192 метр озынлыкка йөгерүдән генә торган бәйгедә бары тик шәрә тәнле ир-атлар гына катнашкан. Хатын-кызларга катнашу түгел, хәтта карап торырга да ярамаган. Тора-бара Олимпиада уеннарында колесницаларда чабыш, көрәш (бүгенге бокс элеметлары да кертелгән көрәш) ярышы да өстәлә. Олимпия уеннары символы булган ак фонга ясалган 5 боҗра 1913 елда кабул ителә. 1924 елдан кышкы Олимпия уеннары да уздырыла башлый. Җәйге Олимпиада уеннарында ярышлар 28 төрле спорт бәйгеләре кысаларында уздырыла. Кышкы Олимпиадада ярышта катнашучылар 16 төрдә көч сынашалар. Шул уңайдан зурлар төркемендә төрле спорт уеннары уйнадылар.