Кадерле коллегаларыбыз, Низамиева Фәния Саубановна һәм Фарляхова Гөлнара Фуатовна! Сезн...
Кадерле коллегаларыбыз, Низамиева Фәния Саубановна һәм Фарляхова Гөлнара Фуатовна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! “Шоколад” балалар бакчасында бик матур бәйрәм – юбилей кичәсе гөрләп узды. Балалар бакчасының алтын фонды булган тәрбиячеләргә районыбыз мәгариф бүлеге вәкилләре Гөлчәчәк Хәлимовна һәм Диләрә Расимовна, профсоюз комитеты рәисе Айгөл Маратовна үзләренең иң җылы котлауларын җиткерделәр. Шулай ук эчтәлекле теләкләрне аларның канаты астында үскән нәни сабыйларыбыз, бергә эшләгән хезмәттәшләребез һәм әти-әниләр матур җырлар, биюләр һәм шигырьләр аша юлладылар. Фәния Саубановна һәм Гөлнара Фуатовна, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм тагын озак еллар сабыйларга шатлык бүләк итеп эшләвегезне телибез! Рәхмәт сезгә! Тормышның иң ямьле чагы – Илле яшь – ул әз әле! Алда әле күпме шатлык, Күпме бәхет, наз әле. Гомерегезнең бу мизгеле, Туктап бер җырлап алу. Үткәннәргә шөкер итеп, Киләчәккә юл салу. Йөз яшәгез, юбилярлар, Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман! Хезмәттәшләр сезгә шуны тели, Шоколадтан сезгә шул фәрман.
Канал в каталоге Максиметера
135 подписчиков · Школы и вузы