Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген Сабабызда “Кабак бәйрәме – 2026” гөрләп узды. Сабаның 3нче номерлы “Шоколод” бала...

Бүген Сабабызда “Кабак бәйрәме – 2026” гөрләп узды. Сабаның 3нче номерлы “Шоколод” балалар бакчасы коллективы әлеге чарада бик теләп катнашты. Бакча хезмәткәрләре, тәрбияләнүче балаларның  әти-әниләре булышлыгы белән, бик матур фотозона булдырдылар, кабактан һәм башка җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тәмле ризыклар пешереп, бәйрәм кунакларына тәкъдим иттеләр. Шулай ук педагогларыбыздан торган “Кояшкай” ансамбле чыгышы да бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә хуш килде, сәхнәне “кыздырды”. “Шоколад” балалар бакчасы коллективы “Иң матур фотозона” номинациясендә 2нче урынны яулады. “Кабактан әзерләнгән ризыкны үзенчәлекле тәкъдим итү” номинациясендә тәрбияче Лениза Мисбаховна әзерләгән кабак формасындагы бик тәмле һәм матур торт та диплом белән бүләкләнде. Әбиләр чуагының җылы көнендә Кабак бәйрәме бик күңелле үтте. Әти-әниләргә, бакчабыз хезмәткәрләренә һәм әлеге бәйрәмне матур итеп үткәрергә үзенең өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Бар куңеллелек дөньяда, Бар бер ямь бездә бүген, Нәрсәдән бу без беләбез – Кабак бәйрәме бүген!   Бөтен җирдә кабак исе, Бөтен җирдә муллык, сый... Әйдә кабак бәйрәменә, Бар эшеңне читкә куй!

159 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

135 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.