Безнең яраткан "Бэлэкэч" балалар бакчасында зур шатлык! Кунакка «Салават күпере» журнал...
Безнең яраткан "Бэлэкэч" балалар бакчасында зур шатлык! Кунакка «Салават күпере» журналы вәкилләре килде. Аларның максаты — гадәти түгел, э сэлэтле, оста шигырь сойлэучене котлау иде. Ул — безнең балалар бакчасында йоруче - Галиев Тамерлан! Тамерлан «Тукайлы балачак» республика бәйгесендә катнашып, лаурет исеменә лаек булган. Бу — зур казаныш! Ул Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүдә үзенең осталыгын күрсәтеп, жюрины таң калдырган. Бәйрәм тантанасы бик матур башланып китте: «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зиятдин кызы Тамерланга Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул малайның талантына соклануын белдерде һәм аңа иҗади уңышлар теләде. Тамерлан, үз чиратында, яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тагын бер матур шигырен яттан сөйләп, барыбызны да сөендерде. Калган балалар да читтә калмады: алар дусларына чын күңелдән кул чаптылар, аннан соң барысы бергә күмәк фотога төштеләр. Без Галиев Тамерланны чын күңелдән котлыйбыз! Аның уңышы — барлык балалар өчен зур үрнәк. «Салават күпере» журналына мондый матур очрашу оештырганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез! #ГодДошкольногоОбразования#ГДОТатарстан