Көз — елның иң юмарт һәм матур вакыты. Безнең ясли төркемендә шушы көннәрдә «Уңыш җыябы...
Көз — елның иң юмарт һәм матур вакыты. Безнең ясли төркемендә шушы көннәрдә «Уңыш җыябыз» дигән кызыклы һәм танып-белү шөгыльләре узды. Нәниләребез әле бик кечкенә булсалар да, бу атнада алар чын бакчачылар кебек тырыштылар. «Кәрзингә яшелчәләр җый», «Янгырдан качабыз» кебек дидактик һәм хәрәкәтле уеннар балаларда зур кызыксыну уятты. Бу уеннар нәниләрнең вак моторикасын һәм игътибарын үстерергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, балалар көзге уңышның файдасы турында белделәр, яңа сүзләр өйрәнделәр һәм күңелле ял иттеләр! #ГодДошкольногоОбразования#ГДОТатарстан