МБДОУ "Шахмайкинский детский сад "Ромашка" Новошешминского муниципального района Республики Татарстан
Прочее · 7 апреля 2026 г.
7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көн 1948 елдан бирле, кеше тормышында сәламәт... — 7 апреля 2026 г. в 11:34:01.742
7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көн 1948 елдан бирле, кеше тормышында сәламәтлекнең мөһимлеген искәртү һәм аны саклау максатыннан билгеләп үтелә. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, авыруларны кисәтүгә һәм үз-үзеңә игътибарлы булырга чакыра. Шул көн уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» җитәкчесе «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Сәламәтлек – зур байлык" дип исемләнгән дәрес уздырды. Дәрес сәламәтлек турында фикерләр алышу белән башланып китте, ә аннан соң балаларга күңелле уеннар тәкъдим ителде. Уеннарда балалар бит теләп катнаштылар, барысы да канәгать калдылар.

