МБДОУ "Шекинский детский сад" Арского муниципального района РТ
Лайфстайл · 7 мая 2026 г.
Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш... — 7 мая 2026 г. в 13:25:54.297
Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый. Бүген инде Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз арабызда калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне. 7 май көнне авылыбызнын сугыш ветераннары хормэтенэ куелган обелиск янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада авыл халкы, сугыш чоры балалары,балалар бакчасы коллективы, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты.

