🚦Камартдинова Арина "Татар кызы, татар малае- 2026" бәйгесе җиңүчесе!
🚦Камартдинова Арина "Татар кызы, татар малае- 2026" бәйгесе җиңүчесе! 🎉 Бүген" Кояшкай" балалар бакчасы районыбыздагы иң оста,иң күркәм, иң тырыш, милли җанлы балаларны " Татар кызы, татар малае-2026" бәйгесенә җыйды,чын мәгънәсендә талантлар бәйрәме булды! Бәйге бик кызу һәм мавыктыргыч узды. Кечкенә йолдызларыбыз үзләренең татар телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен никадәр яратуларын күрсәттеләр. Аларның чыгышларын жюри әгъзалары да, әти-әниләр дә зур кызыксыну белән күзәтте. Балалар татар халкының матурлыгын, зирәклеген һәм сәнгатьлелеген күрсәттеләр. Һәм менә ул — триумф вакыты! 🏆 Безнең сөекле кызыбыз, Арина Камартдинова, "Татар кызы — 2026" исеменә лаек булды! Арина, син безнең горурлыгыбыз! Киләчәктә дә шулай балкып тор, безнең йолдызчыгыбыз! ✨ #Светофорик #Буинск #Татарстан