Килеп җитте, ул көткән көн, — 29 мая 2026 г. в 13:51:55.564
Килеп җитте, ул көткән көн, 🌸 Хушлашу минутлары. 🌸Бакча тормышлары тәмам, 🌸Көтә мәктәп юллары. 🌸Ничә еллар бергә булдык, 🌸Ә хәзер хушлашабыз. 🌸Тормыш сукмаклары буйлап, 🌸 Шулай алга барабыз. Бүген, 29 нчы май көнне, безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Моңсу, шуның өчен, күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Менә алар безнең булачак укучыларыбыз: 💐Гайнетдинов Әхмәд 💐Сибәгатова Зәмирә 💐 Фазлыев Данис Алар укырга да, язарга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә өйрәнделәр. Әкиятләр сәхнәләштерделәр, күпме бәйгеләрдә катнаштылар. Әнә шулай күңелле һәм нәтиҗәле бакча еллары үтеп китте. Балаларга якты юллар теләп калабыз! Тормышлары һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ямьле балачак иленнән аерылу вакыты җитте. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан #ГДОДайджест

