21 февраль- Халыкара туган тел көне!Туган тел hәркем өчен дә газиз сүз.Чөнки иң кадерле... — 21 февраля 2026 г. в 12:02:24.551
21 февраль- Халыкара туган тел көне!Туган тел hәркем өчен дә газиз сүз.Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән да алыштырылмый торган " әни","әти"," әби", " бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз. Шагыйрьләребезнең матур- матур шигырьләрен ятлап,әле дә куанабыз, рухланабыз . Шул уңайдан бакчабызда балалар катнашында әңгәмә үткәрдек. Шөгыльнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел,ә балаларның кече яшьтән үк өйрәнүгә кызыксыну уяту.Әлбәттә балалар халык уеннары,мәкаль- әйтемнәре, җырлары аша туган телебезнең бай,матур,җырлы- моңлы булуын аңлыйлар.

