Иркәләгез әле балаларны, — 1 июня 2026 г. в 14:42:26.358
Иркәләгез әле балаларны, Иркәләгез, назлап сөегез. Син матурым, син алтыным минем, Мин яратам сине, - диегез!! Кыерсытмыйк әле балаларны, Кителмәсен нечкә күңеле. Балачак бит - тик бер генә була, Сизелми дә кала үткәне. Чәчкә кебек керсез бала чагын Урыйк әле бәхет иленә. "Оясында күргән" шул бәхете Җитсен аңа гомер-гомергә!! 1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан #ГДОДайджест

