15 февральдә татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты... — 16 февраля 2026 г. в 13:32:01.718
15 февральдә татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан күргәзмә hәм әңгәмә оештырылды. Муса Җәлил-олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Кечкенәләр төркемендә өйрәнелә торган “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч” “Күке” шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. Уртанчылар төркеменнән алып җитдирәк әсәрләрен өйрәнә башлыйбыз, чөнки балалар инде бу яшьтә яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәнә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән таныш була . “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Без бүген балалар бакчасында шагыйрьне искә алдык шигырьләрен укып алдык.

