1 сентябрь — Белем бәйрәме белән! — 1 сентября 2026 г. в 09:53:31.115
1 сентябрь — Белем бәйрәме белән! Хөрмәтле әти-әниләр һәм безнең нәни дусларыбыз! Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану — Белем бәйрәме белән котлыйбыз! 1 сентябрь — мәктәп укучылары өчен генә түгел, ә безнең балалар бакчасы өчен дә бик дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн. Бу көнне балалар бакчабызда яңа ачышлар, кызыклы шөгыльләр, дуслык һәм күңелле уеннар белән тулы яңа сәхифә ачыла. Безнең бакчабызга күптән йөрүче балаларны да, ишекләребезне беренче тапкыр ачып керүче нәниләрне дә зур шатлык белән каршы алабыз. Яңа уку елы барыбызга да шатлык, яңа ачышлар һәм зур уңышлар алып килсен!!! #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан #ГДОДайджест

