МБДОУ "Урнякский детский сад" Арского муниципального района РТ
Лайфстайл · 26 апреля 2026 г.
«Эко‑яз»-«Табигат язмышы безнең кулларда» — 26 апреля 2026 г. в 10:43:07.454
«Эко‑яз»-«Табигат язмышы безнең кулларда» «Эко‑яз» экологик акциясе кысаларында, туган тел көне һәм Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чарада, безнең төркемнең тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләр белән бергә табигать почмагында күзәтү өчен өч яшь җимеш агачы — матур миләш утырттылар! Балалар утыртуның барлык этапларында да зур кызыксыну һәм энтузиазм белән катнаштылар: чүлмәккә туфрак салып, агач үсентесен сак кына урнаштырдылар, аларга су салып туфракны йомшарттылар. Һәр бала үз өлешен кертте — берсе су сипте, икенчесе туфракны йомшарта иде, ә өченчесе агачны утырткан чакта, саклап кына тотып торды. Группабыздан унтугыз бала катнашты. Алар бу үсентеләрне түземсезлек белән көттеләр һәм тулысынча үзләре тәрбияче апалары белән утырту процессында шатланып катнаштылар. Бу агачларны группада табигать почмагына куеп, һәр атна саен күзәтеп, яфрак ярганын күзәтеп барырга уйладылар.

